Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов мигрантлар өчен күбрәк мәчетләр төзергә чакырды


Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов мөселман илләреннән мигрантлар күпләп килгәнгә күрә, Русиядә күбрәк мәчетләр төзергә кирәк дип саный.

Дүшәмбе Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Үзәк Диния нәзарәтендә Мәскәү мөфтие дә саналган Крганов: “Гыйбадәт кылу өчен урын җитмәү безне бик борчый”, дип белдерде. Аның фикеренчә, дәүләт күпләгән мигрантларны кабул иткәч, мәсьәләнең бу ягын да карарга тиеш.

“Әгәр алар рәсми дини оешмаларга – Диния идарәсенә, рәсми мәчетләргә килмәсә, үзләре аерылып укыячак”, ди Крганов һәм кемнәр җыелуы, ниләр турында сөйләшүләре дә билгеле булмаячагын ассызыклый.

Ул “дини теманы” Русиянең миграция сәясәте концепциясенә кертү кирәклегенә басым ясый.
XS
SM
MD
LG