Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда унбер гаиләгә урамда калу яный


Казанның унбер гаиләсенә урамда калу яный
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Казанның унбер гаиләсенә урамда калу яный

19 октябрьдә Татарстан хөкүмәте бинасы каршында үз йортларын хакимиятнең җимерүеннән саклап калырга теләгән Салмачы бистәсе Төзүчеләр урамындагы 23нче йортта яшәүчеләр пикет уздырды.

Егермегә якын кеше катнашында узган пикетта “Йортны җимермәгез, анда кешеләр яши”, “Бездән бомж ясамагыз”, “Прокурор һәм мәхкәмәләр халыкны якларга тиеш”, “Миңнеханов ярдәм ит”, “Без канунны бозмыйбыз”, “Йортны җимерү – Казан вандаллыгы”, “Безнең тормышыбыз – Миңнеханов кулында” дигән һәм башка шигарләр күтәрелгән иде.

Казанның Идел буе мәхкәмәсе канунсыз төзелгән дип җимерү карары чыгарган әлеге йортта бүгенге көндә унбер гаилә яши.

Бу йортта яшәүчеләр белән бергә пикетны оештырган ЛДПРның Казан бүлеге вәкиле Марсель Габдрахманов сүзләренчә, шәһәр хакимиятенең тиешле органнары бу йортны төзер алдыннан тиешле рөхсәтләрне биргән булган.

“Без башта кануни булган, әмма соңыннан канунсызга әйләнгән йорт төзелеше өчен шәһәр хакимиятенең үз-үзен тотышын аңлый алмыйбыз. Башта бит төзелеш өчен рөхсәт бирелгән. Суы, электры кертелгән. Тиктомалдан гына шәһәр эчендә беркем дә йорт төзеп куя алмый. Анда яшәүчеләр бу йортны төзү өчен күпме чыгымнар тоткан, арадан 2-3 ел вакыт узган һәм хәзер мәхкәмә бу йортны җимерергә дигән карар чыгарды. Бюджет акчаларын алып эшләүче нинди генә күзәтү оешмалары юк. Бу йорт Африкада яисә Антарктикада төзелмәгән, Казанда төзелгән. Тиешле оешмалар йорт төзелә башлаганчы ук әйтергә тиеш иде төзелешнең канунсыз булуын. Йортны җимерсәләр, монда яшәүчеләр кайда яшәргә тиеш? Моны беркем дә уйлап карамый”, дип белдерде ул.

Пикетка чыгучылар Салмачы бистәсендәге Төзүчеләр урамында урнашкан 23нче йортны җимерүне булдырмый калу белән беррәттән, Татарстан президенты һәм прокуроры белән очрашуны да таләп иттеләр.
XS
SM
MD
LG