Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Норд-Ост" фаҗигасенә 10 ел [фото]


Мәскәүдә Дубровкадагы театр үзәген басып алуга 10 ел тулды.

2002нче елның 23нче октябрендә “Норд-Ост” мюзиклы премьерасы вакытында Мовсар Бараев җитәкчелегендәге сугышчылар төркеме бинаны камап ала. Террорчылар 916 кешене - тамашачы һәм артистларны тотык итеп ала. Бараев, тотыкларны ату белән янап, Чечнядан федерал көчләрне чыгаруны тәлап итә.

Террорчылар белән сөйләшүләр өч көн дәвамында алып барыла. 26 нче октябрьдә үзәк штурмлана. Аңа кадәр бина вентиляциясенә йоклата торган газ җибәрәләр. Нәтиҗәдә, өч террорчы кулга алына, калганнары үтерелә. 916 тотыкның 130ы һәлак була. Хәзерге вакытта театр үзәге янында террор корбаннары истәлегенә чиркәү төзелү тәмамланып килә.

Бу фаҗигадан соң хокук яклаучылар һәм иҗтимагый оешмалар Русия хакимиятен һәм шәхсән Владимир Путинны әлге операция өчен тәнкыйтьләп килде. Алар белдергәнчә, тотыкларның күбесе инде бәрелештән соң, газ белән агулаудан үлгән.

XS
SM
MD
LG