Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Татарстан эшчесенең шикаятен кабул итте


Франциянең Страсбург шәһәрендә урнашкан Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татарстан эшчесе Радик Пузыревның шикаятен кабул итте. Аны 2008 елда Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы Рәмзил Сәләхов кыйнаган иде. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

“Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятенә Пузырев эше буенча сораулар җибәрде”, - дип хәбәр итте Казан хокук яклау үзәгенең матбугат хезмәте.
Страсбург мәхкәмәсе Пузыревның милиция тарафыннан интектерелү, җәберләнүен һәм аңа зыян өчен тиешле түләү бирелүен тикшерергә тели.

“Русия хөкүмәте Страсбург мәхкәмәсенә киләсе елның февраленә кадәр җавап бирергә тиеш”, - диелә Казан хокук яклау үзәгенең хәбәрендә.

2008 елның маенда Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы, милиция полковнигы Рәмзил Сәләхов тагын 10 милиция хезмәткәре белән Биюрган авылында исерек хәлдә автомат белән янап биш эшчене кыйнаган иде.

2010 елда Тукай районы мәхкәмәсе Сәлаховны вәкаләтләрне арттыруда һәм көч куллануда гаепле дип таныды. Полковник өч елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Мәхкәмә шулай ук аны зыян күрүчегә биш мең сум акча түләргә мәҗбүр итте. Ярты елдан соң мәхкәмә Сәлаховны кичерде.

Страсбург хокук яклаучылары Сәлахов эшен карау вакытында үтерү белән янау факты төшеп калуына һәм зыян күрүчегә түләнгән акчаның күләменең бик түбән булуына шикаять белдерә.
XS
SM
MD
LG