Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туфан Миңнуллин урамы булдырыла


Танылган драматург, прозаик, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән, Казан үзәгендәге өч урам исеме үзгәртелеп, аның исеме белән аталачак. Казан шәһәре икенче чакырылыш думасының XVII сессиясендә шундый карар чыгарылды, дип хәбәр итә Татар-информ.

Бу тәкъдим белән шәһәр башлыгы Илсур Метшин чыкты. “Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллинның һәр мәсьәләдә үз фикере бар иде, һәм ул әйткән фикерләрен нигезли дә белде. Туфан ага халык фикерен белеп, аның исеменнән чыгышлар ясады. Республикабыз һәм Казаныбызның чын патриоты иде, шуңа күрә, Казанның мактаулы гражданы итеп сайланды”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.

Хәзерге Луковский, Минзәлә, Арткы Һади Такташ урамнарын берләштереп, Туфан Миңнуллин исеменә алыштырылды.
XS
SM
MD
LG