Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламентына сайлау нәтиҗәләрендә Төбәкләр фиркасе алда бара


Киевтагы сайлау бүлекләренең берсе
Киевтагы сайлау бүлекләренең берсе
Якшәмбе Украинада үткән парламентка сайлау нәтиҗәләрендә фиркаләр исемлегендә Төбәкләр фиркасе (Партия регионов) алда бара, аңа сайлаучыларның 37% тавыш биргән. Үзәк сайлау комиссиясе 30% протоколларны тикшергәч әнә шундый мәгълүмат бирә.

“Батькивщина” берләшкән оппозиция икенче урында, 21% тавыш җыйган. Биш процент киртәсен боксчы Виталий Кличко башында торган “Удар” һәм милләтчел “Свобода” фиркасе дә үткән.

450 халык депутаты биш елга сайлана. Күзәтүчеләр, гомумән алганда, Украинадагы сайлауны уңай бәяли. Әмма оппозиция канун бозулар булганлыгын белдерә. “Батькивщина” Донецкидагы ике сайлау бүлегендә тавыш бирүне рәсми танытмаска җыена.
XS
SM
MD
LG