Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда матбугат министрлыгы урынына яңа медиа идарә төзелде


Борис Мелкоедов
Борис Мелкоедов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгын бетереп матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсе төзү турында карар чыгарды.

Министрлык вазифалары яңа идарәгә һәм Башкортстанның мәгълүмат технологияләре идарәсенә тапшырылды.

Яңа төзелгән матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсе җитәкчесе итеп Борис Мелкоедов билгеләнде.

Хәмитов шулай ук яңа министрларны һәм республиканың дәүләт комитетлары җитәкчеләрен дә билгеләде.
XS
SM
MD
LG