Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда репрессия корбаннарына һәйкәл ачылганда протест белдерүчеләр тоткарланды


Самарда сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл ачылганда протест чарасы оештырган дүрт кеше тоткарланды.

Самарның Юрий Гагарин паркында шәһәр башлыгы катнашында сәяси репрессия корбаннарына тантаналы рәвештә һәйкәл ачу чарасы узды.

“Мемориал” хокук яклау оешмасының Самар бүлеге башлыгы Владимир Семенов әйтүенчә, яңа һәйкәлне хокук яклаучылар белән киңәшләшми генә урнаштырганнар, ә искесен сүтеп чыгарып ташлаганнар.

Яңа һәйкәл ачу тантанасында дүрт активист хәзерге Русиядәге сәяси тоткыннарны яклап, аерым алганда Pussy Riot панк төркеменең иректән мәхрүм ителгән әгъзаларын чыгаруны таләп итүче шигарьләр күтәрергә маташкан.

Полиция аларны рөхсәтсез митинг оештырырга маташуда гаепләп хакимият җитәкчеләре күзе алдында тоткарлаган.
XS
SM
MD
LG