Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Геннадий Гудковны Думадан чыгару өчен сәбәп булмаган


Геннадий Гудков
Геннадий Гудков
Русия прокуратурасы Думаның элекке депутаты Геннадий Гудковка карата дәгъвалар булмавын рәсми рәвештә таныды.

Бу турыда Думадагы коммунист депутат Вадим Соловьевның парламенттагы оппозиция вәкилләренә карата кайбер тикшерү эшләре барышы белән таныштыруны сораган мөрәҗәгатенә җавап биреп баш прокурор урынбасары Вадим Соловьев белдергән.

Оппозицион “Гадел Русия” фиркасе вәкиле Геннадий Гудков канунсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән дигән сылтау белән сентябрь аенда депутат вазифасыннан азат ителгән иде. Прокуратура документында исә Гудковка каршы җинаять эшләре ачу өчен сәбәп булмавы белдерелә.
XS
SM
MD
LG