Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә: Дубровкадагы махсус чара җитәкчеләренә җинаять эше ачмау - канунсызлык


Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе 2002 елда Дубровкадагы театрда булган махсус чара җитәкчеләренә карата җинаять эше ачмауны канунсыз дип тапты.

Мәхкәмә зарар күргәннәр адвокаты Игорь Труновның тикшерүчеләр карарына каршы мөрәҗәгатен канәгатьләндерүче карар чыгарды.

Трунов мөрәҗәгатендә тикшерүчеләрнең җинаять эше ачудан баш тартуны нигезләүче дәлилләр китермәве әйтелә.

“Норд-Ост” тамашасы барган театрда тотыкларны террорчылар кулыннан азат итү чарасы барышында 125 кеше һәлак булган иде. Тотыкларның бишесен берничә көн дәвам иткән каршылык барышында террорчылар үтерде.

Һәлак булганнарның туганнары исәпләвенчә, күп кеше үлүгә бу чарада иминлек көчләре кулланган махсус газ сәбәп булган. Иминлек хезмәтләре нинди газ кулланганлыкларын әле дә сер итеп саклый.

Трунов үз мөрәҗәгатен Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарына нигезли. Европа мәхкәмәсе карарында каршылык барышында хәлсезләнгән кешеләрнең иминлек көчләре кулланган газдан үлүе әйтелә.
XS
SM
MD
LG