Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 50ләп кеше урам җыеннары турындагы канунга ризасызлык белдерде


Митингта “Син йоклаган арада үз кәнәгатьсезлекләрен белдерергә теләүче гражданнарның хокукларын чикләүче митинглар кануны кабул ителде”, “Без митинглар турындагы аҗдаһа канунына каршы”, дигән шигарьләр күтәрелде.

Чарада катнашкан җәмәгать активисты Раушан Вәлиуллин сүзләренчә, һәр кеше мондый митингларга катнашып үз фикерен белдерергә тиеш.

“Татарстан җәмгыятендә бик күп сораулар бар. Күпчелек кеше үз тормышының яхшы түгеллеген аңласа да, митингларга чыгарга курка. Бу тормыштан кәнәгать булмаучылар халыкның 80-90 % ын тәшкил итә. Мин шушы митингларда, сайлауларда катнашып үземчә халыкнын куркуын җиңәргә тырышам.

Митинглар кануны халыкның хокукларын кыса торган канун. Татарстан конституциясендә язылганы кебек беренче чиратта халык булырга тиеш. Шушы халыкның хезмәтчеләре саналган хакимият - икенче чиратка гына куелырга тиеш.

Бер караганда хакимият үзе дә, үзенең легитим булмаганлыгын яхшы аңлый. Хакимият халыктан ерагаерга тели. Ул митинглар кануны хәзерләп “Сез мине сайламадыгыз, мин үземне үзем сайлап куйдым. Минем сезгә бернинди бурычым да юк, дигән сыман уйлый”, дип белдерде Вәлиуллин “Азатлыкка.”

Яңа канун урам җыеннары үткәрү турында белдерүнең кая тапшырылырга тиешлеген, җыеннар урынында халыкның рөхсәт ителгән тыгызлыгын билгели. Кайсы урыннарда урам җыеннары, митинглар, халык йөрешләре һәм демонстрацияләр үткәрү тыелуын да шушы канун билгеләячәк.Андый чараларны аеруча куркынычлы җитештерү корылмаларына, хәрби корылмаларга 500 метрдан да якынрак, тимер юл, автобус һәм елга вокзалларына, һава аланнарына 200 метрдан да якынрак үткәрү тыелачак. Алга таба исә хакимият биналары, мәхкәмәләр, прокуратуралар, консуллыклар, мәгариф, сәламәтлек саклау оешмалары биналары, гыйбадәтханәләр килә. Митинглар, демонстрацияләр андый оешмалар биналарына 50 метрдан да якынрак булмаска тиеш.

11 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы митинглар турындагы канунны беренче укылышта кабул иткән иде.

Ленин һәйкәле янында иллеләп кеше катнашкан митинг тыныч үтте. Башка митинглардан аермалы буларак тәртип саклаучылар монысында Ирек мәйданына килүчеләрне тентеп тормады.
XS
SM
MD
LG