Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләрнең тигезлек дәрәҗәсе


Җирле хакимият урыннарында чыгышлар ясаганда җирле халык телен куллану гадәти булырга тиеш. Татарстан дәүләт шурасында татар телендә чыыгышлар сирәк күренеш.
Җирле хакимият урыннарында чыгышлар ясаганда җирле халык телен куллану гадәти булырга тиеш. Татарстан дәүләт шурасында татар телендә чыыгышлар сирәк күренеш.
Телләрнең тигезлек дәрәҗәсе хакимият вертикаленең кайсы баскычында кулланылуына бәйле булырга тиеш. Әйтик, федераль кануннарны барлык республика телләрендә дә нәшир итү бик мәшәкатьле булыр иде. Шуңа күрә федераль даирәдә урыс теле генә дәүләт теле булуы мантыйкка туры килә. Барсын дума җыелышлары урыс телендә генә.

Ә менә милли республикаларда җирле халык теле урыс теленнән һич тә түбәнрәк дәрәҗәдә булырга тиеш түгел, югарырак булырга мөмкин. Бу ни дигән сүз – республика хакимият оешмалары халык белән аралашканда җирле халык телендә аралаша белергә тиеш, башка милләтләрнең саны шактый булса, урысча да. Һәр эшләүче кеше дә ике телне дә белмәсә дә ярый, ләкин гел татарча гына, яисә гел урысча гына сөйләшүче гражданин да, үз телендә аралашып, үз йомышын башкарып чыга алырга тиеш.

Җирле хакимият урыннарында чыгышлар ясаганда да җирле халык телен куллану гадәти булырга тиеш. Ә инде муниципаль оешмаларга килгәндә, күпчелек татарлар яшәгән авылларда урысча бөтенләй булмаса да ярый. Чеп-чи татар авылында нишләп протокол/отчетларны урысча язып утырырга тиешләр соң әле? Мәскәүләрнең татар авылы тормышын беләселәре килсә, тылмач ялласыннар.

Татарстанның кайбер авылларында урыслар гына яши. Анда җирле үзидарә кәгазьләре урысча гына булса да була.

Мәгарифкә килгәндә, минем белүемчә, туган телдә белем алу хокукы бетерелгәне юк бугай әле. Укуы татарча булгач, аның имтиханы да татарча булырга тиеш инде. БДИны урысча гына бирү мөмкин булса, ул инде татарча уку хокукы бетерелгән дигән булып чыга чынлыкта.

Мин үзем авылда татар мәктәбендә укыдым, университетка кергәндә имтиханнарны татарча тапшырдым. Ул вакытта мөмкин булгач, нигә хәзер мөмкин булмасын ул татарча укып татарча имтихан бирү?

хәзер университетларга кергәндә БДИ билгеләренә карап алалар бит инде. Шулай булгач, университетларда төрле телләрдә имтихан алуның кирәге юк. Әйтик, Мәскәү университетына барганда, татарлар да, чеченнар да керә алырга тиеш үз телләрендә биргән БДИ билгеләре буенча, Мәскәү университетында татарча яки чечен телендә сөйләшүче мөгаллимнәр бөтенләй булмаса да.

Тел ул безнең милли байлыгыбыз, ничә гасырлар буе сакланып килгән, хәзер шул бүгенге көнен генә кайгыртучы хакимият аркасында аны әрәм итәргә ярамый.

Равил Ногманов
Эдмонтон, Канада
XS
SM
MD
LG