Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cогуд Гарәбстаныныда пакыстанлының башы киселгән


Cогуд Гарәбстаныныда илгә наркотик кертергә тырышкан Пакыстан ватандашының башы киселгән.

Согуд Гарәбстаны эчке эшләр министры белдерүендә Менәвәр Ханның Әл-Рияд һава аланында тоткарлануы әйтелә. Аның эчәкләрендә һероин булуы ачыкланган.

Согуд Гарәбстанында наркотик сәүдәсе белән бәйле җинаятьләр өчен үлем җәзасы каралган.

Ел башыннан илдә 60ка якын кешенең башы киселгән. Узган елны үтерү, көчләү, талау һәм наркотк сәүдәсендә гаепләнгән 79 кеше үлем җәзасына тартылган.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы хәбәр итүенчә, Кытай һәм Ираннан соң Согуд Гарәбстаны 2011 елда үлем җәзасын гамәлгә китерү нигезендә өченче урында тора.
XS
SM
MD
LG