Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан президенты Һиндстаннан күбрәк инвестиция сорар өчен Дәһлигә килде


Дүшәмбе көнне Дәһлидә Һиндстан премьер-министры Манмоһан Синх белән очрашу вакытында Әфганстан президенты Хәмид Карзаи илгә инвестиция кертүне сорады.

"Минем бу сәфәрем һинд бизнесларын Әфганстанга чакыруга багышлана. Бүгенге көндә Әфганстанда эш башлау шартлары яхшырды. Әфганстан хәзер үз киләчәгенә ныграк ышанган ил, безгә дуслардан, бигрәк тә Һиндстаннан инвестиция кирәк", диде Карзаи матбугат очрашуында.

Һиндстан Әфганстанда юллар һәм хастаханәләр төзелешенә, авыл җирләрендә электр утын үткәрүгә ике миллиард доллар акча бирде, шулай ук мәгъдән табу кырына 11 миллиард долларлык инвестиция кертү мөмкинлеген отты.

Һиндстан Дәһлигә полиция көчләрен, канун системын һәм дипломатик хезмәтләрне яңадан аякка бастырырга ярдәм итә. Әфган хәрбиләре Һиндстанда күнегүләр үтә. Ике илне дә күрше Пакстан белән мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы берләштерә.

Карзаиның сәфәре биш көн дәвам итә.
XS
SM
MD
LG