Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казак дружиналары Мәскәүдә канунсыз сәүдәне бетерер өчен урамга чыга


Мәскәүнең төрле бистәләрендә казак дружиналары канунсыз сәүдә итү һәм киләчәктә рөхсәтсез машиналар куюга каршы көрәшәчәк.

"Якын көннәрдә халык дружиналары Тверская урамы, Триумф мәйданы һәм Тверская Застава мәйданында торачак", дип хәбәр итте мәгълүмат чараларына Мәскәү Казаклар эшләре комитеты киңәшчесе Николай Комаровский.

Тверь районы идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Кулешов сүзләренә караганда, бу районда рөхсәтсез сәүдә итүчеләр бар һәм казакларның максаты аларга каршы көрәш булачак.
XS
SM
MD
LG