Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда һашиш саткан пенсионер кулга алынды


Татарстан эчке эшләр министрлыгының наркотик сәүдәсенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казанда пенсия яшендә бер кешене тоткарлады. Тоткарлау вакытында бу кешедә 10 грам, соңрак өендә тагын 250 грам һашиш табылды, дип хәбәр итә тикшерүчеләр. Өендәге һашиш һәм аны саткан өчен акча яшерелгән булган.

Пенсионерга "канунсыз наркотик сатуда гаепләү" белдерелде.

Балтачта яшәүче Габдулхай Бариев исемле 67 яшьлек пенсионер шулай ук канун бозуда гаепләнә. Бариев исә үз компьютерында рөхсәтсез алган программаларны куллануда гаепләнә. Моның белән ул "Microsoft", "Adobe Systems" һәм башка корпорацияләргә 153 мең сумлык зыян салуда шикләнелә. Бариев гаебен таныды, аның язмышын мәхкәмә хәл итәчәк.
XS
SM
MD
LG