Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Израилнең саклану хокукын таныды


Баңкок – Американ президенты Барак Обама Израилнең саклану хокукын таныса да, Газзә низагын өстәмә көч тупламыйча хәл итәргә чакырды. Төбәктәге вазгыять өчен ул Израил ягына ракета аткан сугышчыларны гаепләде.

Икенче мөддәткә сайланганнан соң Обама якшәмбедә Азия илләренә беренче рәсми сәфәрен башлады. Бүген Баңкокта ул Таиланд җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрде.

Дүшәмбедә Обама Мьанмага бара. Бу американ президентының бу илгә беренче сәфәре булачак. Мьянманың хәрби хөкүмәте соңгы вакытта илдә демократик үзгәрешләр башкара.

Үзенең Азия сәфәрен Обама Камбоджада тәмамлый. Дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә анда Көнчыгыш Азия илләренең саммиты үтәчәк.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Вашингтон бу төбәктә элемтәләрен ныгытырга тели. Кытайның үсә барган йогынтысы сурәтендә, бу төбәкнең илләре үзләре дә Кушма Штатлар терәгенә мохтаҗ.
XS
SM
MD
LG