Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәктәп баласына әхлак тәрбиясен атакайсыз да биреп була"


“Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов
“Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов
Самар өлкә думасында мөһим мәсьәлә тикшерелде мәктәпләрдә тәрбия эше буенча мөдир урынбасары итеп атакайны кую тәкъдиме. Бу тәкъдим белән Самар губерна думасы депутаты Дмитрий Сивиркин чыккан иде.

Әлеге тәкъдимне тикшерү җыелышына Талип хәзрәт Яруллин белән “Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизов та чакырылган иде. Радик әфәнде бу очрашудан соң Азатлыкта фикерләре белән уртаклашты.

– Очрашуда Талип хәзрәт Яруллин тәрбия эше буенча мөдир урынбасарлары итеп атакайларны куюга катгый рәвештә каршы чыкты. Талип хәзрәт үзенең һәр фикерен дәүләт документларына таянып сөйләде. Фикер алышуда катнашкан депутатларга аның позициясе ошады.

Утырышта шулай ук Самар өлкә мәгариф министрлыгыннан Владимир Классен да катнашты. "Ни өчендер чиркәү әһелләре административ ысулларга таянып эш итәргә тырыша. Социализм чорында административ юл белән идеологияне сеңдерергә тырышу нинди нәтиҗәләр биргәнен беләбез. Мәктәпләрдә диннәр тарихы, диннең мәдәни ягы балаларга җиткерелә. Аннары дин әһелләренә килеп үзләренең тәрбияви чыгышларын ясарга иреклек бар", диде Владимир Классен.

– Мәктәп мөдире һәм өч бала атасы буларак үзегез нинди фикердә?

– Мәктәп диннән азат булырга тиеш. Програм шулкадәр тыгыз ки, балага болай да читен. Әхлакый нормалар матур әдәбият аша да укытыла, ә әдәбият дәресләрен кыскарта баралар. Шәхсән фикерем: дини тәрбия – ул гаилә бурычы. Ата-аналар бер нәрсәгә төшенергә тиеш: татар гаиләсендә тәрбия ике өлештән торырга тиеш. Ул – татар халык педагогикасы һәм динебез ислам таләпләре. Шул ике чыганакка таянып эш алып барган хәлдә тәрбиядә уңыш көтеп була.

– Радик әфәнде, әгәр бу ике компонент баланың ата-анасында булмаса?

– Ата-анага җиң сызганып үз өстендә эшли башларга кирәк. Бүгенге көннең иң зур фаҗигасе шунда ки, кызлар әни булырга әзерләнми. Кызлар бай кияү эзли. Чит ил машинасы булсын, ташпулаты булсын, чит мәмләкәтләргә йөреп ял итәселәре килә. Ә бит өйләнергә җыенган маллы егетләребез булачак хатыннарына нинди таләпләр куйганын кызлар күзалларына да китерми. Гаилә корырга җыенганнарның күбесе хатынының татарча сөйләшә белүен, аш-су тирәсендә оста булуын, өйдә пөхтәлек булдыра торган кызларга өстенлек бирәләр. Егетләрнең бер катламы кызларның намаз укуы-укымавы белән дә кызыксына.

– Бу таләпләрнең асылы нидән гыйбарәт соң?

– Һәр ир нәселенең дәвамлы булуын тели. Динебез исламча яшәү – ул гаилә тотрыклыгы, милләт тотрыклыгы һәм Ватан тотрыклыгы.

– Димәк, балаларга дин таләпләрен аңлатырга кирәк?

– Хәзер һәр авылда, шәһәрләрдә мәчетләр эшли. Самарның үзендә генә дә алты мәчет. Барчасында да төрле яшьтәгеләр өчен ислам дине сабаклары бирелә. Кил, языл, укы. Дистәләгән мөселман дәресләрне әле өйләрендә дә бирә. Укы гына. Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләргә түбәндәге модульләрне тәкъдим итте: православие, ислам, иудаизм, буддизм диннәренең мәдәни нигезләре, дөньяви этика, барлык диннәрнең дә мәдәни нигезләре. “Яктылык” мәктәбендә ата-аналар ислам диненең мәдәни нигезләрен сайлап алдылар һәм бу фән укытыла да. Самарның үзендә ислам модуле тик “Яктылык” мәктәбендә генә. Самар шәһәр мәгариф департаменты тәкъдиме буенча Самар өлкә телевидениесе “Яктылык” мәктәбе турында тапшыру әзерләде.

Мәктәптә дәрестән соң теләгән балаларга ата-аналары ризалык бирсә, гарәп хәрефләре өйрәтәбез. Хәзерге заманда гарәп дөньясы белән элемтәләр көчәя бара. Киләчәктә балада гарәп телен өйрәнү теләге тууы бар. Ә ул инде укый белә. Икенче вариант. Еллар узу белән баланың Коръән укырга теләге тууы бар. Ә ул хәрефләрен инде таный. Яшь чакта баланың башы яхшы эшли, тик ул белем казанын сериаллар белән генә тутырмаска.

– Мәктәпләрдә ирләр юк. Ир-атсыз мәктәп тулы тәрбия бирә алмый. Бик еш Сезне егетләр чорнап алган була. Үзара сөйләшүләрдә нинди темаларга кагыласыз?

– Егетләр миннән тартынмыйлар. Үзләрен иркен тоталар. Ачык сорауларга туры җавап бирәм. Ябык темалар юк.

– Төп сүзегез нинди күчәр тирәсендә әйләнә?

– Кеше гомеренең һәр чорын мин аларга ел фасыллары белән чагыштырам. Балачак үзенә бер сихри назлы төштәй. Үсмер чак – хисләр чоры. Хезмәт еллары – киерелеп тормыш арбасын тарту. Картларга карап торам да, асыл бабайларның тормыш тәҗрибәсенә сокланам. Ләкин дә, яшьлек – ул адәм гомеренең чәчкәсе һәм ул чәчкәдән матуррак берни юк.

– Укучыларга иң кыска вәгазь сөйләргә кушсалар, нәрсә әйтер идегез?

– Яшьлек уйнар өчен, күңел ачу өчен генә бирелмәгән, ә белем алу һәм һөнәр үзләштерер өчен Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бер нигъмәттер.
XS
SM
MD
LG