Роспотребнадзорның 14 ноябрьдәге экспертиза нәтиҗәләре нигезендә youtube.com домен исеме тыелган мәгълүматлы сәхифәләр исемлегенә кертелгән. Хәзергә YouTube сәхифәсе ачыла.
Тыелган сәхифәләр исемлеге интернетта 1 ноябрьдән эшли башлады. Бу исемлеккә кайсы сәхифәләр кергәнне zapret-info.gov.ru. дан карап була.
ИТАР-ТАСС язуынча, “кара исемлеккә” наркотик, балалар порнографиясе, үз-үзеңә кул салуга чакырган сәхифәләр кертелә. Куркыныч мәгълүматлар вакытында алынмаса ул сәхифәләр ябыла. Бу исемлекне Роскомнадзор алып бара.
Хәзерге вакытта оешмага канунсыз сәхифәләр турында 16 мең гариза килгән. Исемлеккә инде 590 ресурс эләккән, аның 50се ябылган.