Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хезмәт хакы бурычы 64 миллионнан арткан


2012 елның 1 ноябренә Татарстанда 2 мең 636 кешегә хезмәт хакы түләнмәгән. Бүген Татарстан Дәүләт Шурасында узган “Татарстан гражданнарының хезмәт хокукын яклау турындагы” парламент тыңлауларында кеше хокуклары өчен җаваплы Сәрия Сабурская әйтүенчә, бурыч 64 миллион сумнан артып киткән.

Быелның беренче ярты еллыгында хезмәт хакы бурычлары нигезендә мәхкәмәгә 19 мең 688 шикаять булган. Шуның 17 мең 130 канәгатьләндерелгән.

Хезмәт хакы түләмәүнең төп сәбәбе булып – ширкәтләрнең бөлгенлеккә төшүе тора.
XS
SM
MD
LG