Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Гомумрусия халык фронтының оештыру комитеты ачылачак


Татарстанда 2011 елны булдырылган Гомумрусия халык фронтының оештыру комитеты ачылачак. “Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, ул Русиянең 13 төбәгендә булачак. Алар арасында Татарстан да бар.

8 ноябрьдә узган беренче оештыру комитетында Гомумрусия халык фронтының федераль бүлгеләрдәге координаторлары сайланган иде. Урал һәм Идел буе федераль бүлгесендә аны Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт Думасы депутаты, “чит ил агентлары” турындагы канун булдыру башлангычы белән чыккан Александр Сидякин җитәкчелек итәчәк.
XS
SM
MD
LG