Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "Сул фронт" эшчәнлегендә экстремизм тапмаган


"Сул фронт" җитәкчесе Сергей Удальцов үзенең "Твиттер" хисабында прокуратураның хәрәкәт эшчәнлегендә экстремизм тапмаганын белдерде. Аның сүзләренә караганда, "Сул фронтның" низамнәмәсендә җитешсезлекләр табылган, прокуратура аларны 2013 елның 28 гыйнварына кадәр төзәтергә кушкан.

Баш прокуратураның интернеттагы сәхифәсендә низамнәмәдә хәрәкәтнең максаты, эшчәнлек алып бару җире, җитәкчелекнең кайда урнашуы һәм аның ничек билгеләнү-сайлануы күрсәтелмәгән, диелгән. Моннан тыш "Сул фронтның" нинди акчага эшләве турында да мәгълүмат юк.

Удальцов прокуратурага 3 ноябрь чакырылып, соңырак "Сул фронт" эшчәнлеген тикшерү башланган иде.

9 ноябрь көнне Йошкар-Олада "Сул фронтка" кергән хәрәкәт вәкилләре тоткарланды, аларга экстремизм һәм терроризмны яклауда гаеп тагылды.
XS
SM
MD
LG