Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Познер: "Интернетка ышанмыйм"

27 ноябрьдә Казанның “Ривьера” кунакханәсендә Русиядә танылгын алып баручы Владимир Познер катнашында телевидение хәбәрләренең ышаныч дәрәҗәсенә багышланган түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чара “ТЭФИ-Регион” телевизион бәйгесенең финал этабы кысаларында оештырылган иде. Владимир Познер “Яңа гасыр” телерадио ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовка, “Беренче канал” журналисты Антон Верницкийга, “Рен ТВ” хәбәрләрен алып баручы Андрей Добровка һәм башка кунакларга сүз бирде. Үзе аз сөйләде. “Азатлык” хәбәрчесенә үзенең динсез булуын раслады, Казандагы һөҗүмнәрнең “Беренче каналда” күрсәтелүе нормаль күренеш булуын, ә аларны шәрехләү күп сораулар тудыруын һәм интернетка керсә дә анда язылганга бик ышанмавын әйтте. Очрашуда Русиядә “Время” тапшыруының иң популяр булуы хакында да сүз булды, тик Познер белдерүенчә, халык андагы хәбәрләргә ышанмый, ә элеккедән килгән гадәт белән генә карый. [Рөстәм Исхакый фотолары]

дәвам

XS
SM
MD
LG