Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хизб ут-Тәхрир Индонезиядәге Русия илчелеге каршында урам җыены уздырды


Дҗакартада Русия илчелеге каршында урам җыены, 29 ноябрь, 2012 ел
Дҗакартада Русия илчелеге каршында урам җыены, 29 ноябрь, 2012 ел
Русиянең Индонезиядәге илчелеге каршында Хизб ут-Тәхрир ислам оешмасының 200ләп тарафдары Русиядә кулга алынган мөселманнарны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыены уздырды. Халык кулларына "Русия исламга каршы сугыша", "Русиядә террор режимы" дигән шигарләр тоткан иде.

Узган атнада Мәскәү полициясе Хизб ут-Тәхрир хәрәкәте әгъзалары булуда шикләнелгән алты кешенең кулга алынганын, аларның өйләрендә корал табылуын хәбәр иткән иде. Бу кешеләр Мәскәү мәчетләрендә үгетләү эшләре алып баруда гаепләнә.

Оешманың Индонезиядәге вәкилләре бу гаепләүләрнең нигезсез булганын белдерде. Хизб ут-Тәхрир күп илдә, шул санда Русиядә тыелган. Индонезиядә оешма ирекле эшчәнлек алып бара.
XS
SM
MD
LG