Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары сәламәтлеккә акчаны арттырды


Татарстан Дәүләт шурасының кичә узган утырышында 2013 елга республика бюджетын кабул итте. Коммунистларның социаль мәсьәләләргә акчаны арттыру турында 200дән артык тәкъдиме кире кагылды. Нәтиҗәдә "Татарстанның 2013 елга бюджеты һәм 2014-2015 елларга план бюджетлары" турындагы канун икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Хөкүмәт керткән тәкъдимнәр барысы да хупланды. Бюджет эчендә акчаларны башка төрле бүлү нәтиҗәсендә наркоманиягә каршы көрәш, балаларны сәламәтләндерү һәм авыл яшьләренә акча арттырылды. Шулай ук асрауга бала алучы ата-аналарга һәм ветеринария хезмәте биналарын төзекләндерүгә өстәмә ярдәм булачак.
XS
SM
MD
LG