Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин халкы БМО утырышыннан кайткан президент Мәхмүт Аббасны каршы алды


Фәләстин президенты Мәхмүт Аббасның БМО генераль ассамблеясы утырышыннан кайтуын Үрдүн елгасының көнбатышында халык бәйрәм буларак көтеп алды. 30 ноябрь көнне ассамблея утырышында Фәләстин "әгъза булмаган күзәтүче ил" статусын алды.

"Эйе, безнең хәзер дәүләтебез бар", диде Аббас үзен каршы алырга килгән фәләстиннәргә.

Үз чыгышында Аббас ике фәлестин төркеме Фатах һәм Хәмәс арасында мөнәсәбәтләрне җайларга вәгъдә итте.

Фәләстиннең яңа статусы БМОның төрле идарәләренә кушылу, шулай ук Израилгә каршы шикаять тапшыру өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирәчәк.
XS
SM
MD
LG