Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШның пилотсыз очкычын тотуын белдерә


Тәһран Фарсы култыгында Иран чикләрен бозып кергән АКШ пилотсыз очкычын кулга төшерүен белдерде.

Иранның дәүләт медиасы белдерүенчә, очкыч Иран күгендә күзләү мәгълуматлары туплаганда тотылган.

Канатлары белән киңлеге өч метр булган ScanEagle шәкелендәге пилотсыз очкыч тотылды диелсә дә, аның ничек тотылуы турында мәгълумат бирелми.

Вашингтон бер американ очкычы да югалмадаы дип Тәһранның бу белдерүен кире какты.

Узган айда Иран Фарсы култыгы күгендә АКШның пилотсыз очкычына ут ачуын, әмма тидерә алмаганлыгын белдергән иде. Иран ул очкычны чик бозула гаепли, АКШ бу гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG