Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО илләре министрлары Төркиядә Patriot ракетасын урнаштыруга килеште


Брюссельдә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары очрашуда Төркия белән Сүрия чиге янында Patriot ракета комплексларын урнаштыру турындагы карарны хуплады. Бу Сүрия ягыннан мөмкин һөҗүмнәрдән саклану өчен эшләнә.

Министрлар шулай ук оппозиция белән хәрби низаг барышында Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимының химик корал куллануга әзерлеге турындагы хәбәрләргә борчылу белдерде.

Брюссельдә утырыштан соң чыгыш ясап Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриядә химик корал куллану мөмкин түгеллеген әйтте.

Димәшк нинди генә шартлар булуга карамастан үз халкына каршы мондый коралны кулланмаячагын белдерде.

Сишәмбе көнне Сүрия оппозициясе армиясе белән хөкүмәт гаскәрләре арасында чыккан бәрелештә Димәшкнең көньягында хакимият газетасы журналисты үтерелде. Элегрәк гысьянчылар тарафыннан булган һөҗүмдә Димәшк янындагы мәктәптә сигез укучы һәм аларның укытучылары үлүе хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG