Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Төркиягә ракеталар һәм солдатлар җибәрергә ниятли


Германия хөкүмәте Төркия-Сүрия чиген саклау өчен НАТОның Төркиягә Patriot ракеталарын җибәрүне хуплады.

Атна башында Брюссельдә НАТОга кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары Patriot ракеталарын урнаштыру белән килеште. Германия ике батарея һәм 400 хәрби җибәрер дип көтелә. Алар Төркиягә берничә атнадан килергә тиеш.

Германия Тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле әйтүенчә, Германиядән Төркиягә ракеталар һәм солдатарны җибәрүне бундестагның күпчелек депутатлары хупларга тиеш.

АКШ һәм Нидерландының шулай ук Төркиягә Patriot ракеталарын җибәрер дип көтелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG