Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коррупция тугыз айда сигез миллиард сум зыян китерде


Русиядә быелның тугыз аенда коррупциядән зыян сигез миллиард сумга якынлашты.

Русия тикшерү комитеты белдерүенчә, шушы тугыз ай вакыт эчендә коррупциягә караган 16 мең ярымнан артык җинаять эше мәхкәмәләргә тапшырылган.

2011 елда Русия төбәкләрендәге парламентларның 13 депутаты, җирле үзидарәләрдән сайланган 470-тән артык депутат, сайлау комиссияләренең 19 әгъзасы, 19 прокурор, аларның урынбасарлары һәм ярдәмчеләре, тикшерү комитетының үзенең 31 хезмәткәре, эчке эшләр министрлыгы һәм наркоконтроль тармагында эшләүче 31 хезмәткәр җинаять җаваплыгына тартылган.
XS
SM
MD
LG