Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума АКШның кайбер вәкилләренә чикләүләр кертү канун өлгесен тикшерә


Русия дәүләт думасының пленар утырышында депутатлар АКШның кайбер вәкилләренә карата чикләүләр кертү турындагы канун өлгесен тикшерә. Канун өлгесенең авторлары әйтүенчә, бу АКШ Конгрессы кабул иткән “Магнитский исемлегенә” җавап булып тора. “Магнитский исемлеге” кануны кеше хокукларын бозучыларга виза һәм финанс чикләүләр кертүне күздә тота. Алар арасында Татарстан кешеләре дә бар.


Русиядә Думасында каралучы канун өлгесе барлык дүрт фракция җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. “Бердәм Русия” фракциясендәгеләр барысы да бу документ белән риза булуын белдерде.

Канун өлгесе АКШта русиялеләргә карата кеше хокукларын бозучыларга Русиягә керүне чикләүне күздә тота. “Бердәм Русия” партиясеннән депутат Вячеслав Никонов аны американ гаиләсендә үлгән Дима Яковлев истәлегенә багышларга чакырды. Американ гаиләсе Яковлевны балалыкка алган иде.

Канун өлгесенә каршы булучы депутат Дмитрий Гудков сүзләренчә биш елда Америкада балалыкка алган 19 бала үлгән булса, Русиядә бер елда гына ике мең бала туры килә.
Канун өлгесе нигезендә тавыш бирү җомга булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG