Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан изоляторында тоткынның ятактан егылып төшеп үлүе тикшерелә


Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, 2 декабрь көнне Казан шәһәренең 1 санлы изоляторында ике катлы ятакның өске катыннан егылып төшеп бер тоткын үлгән.

Бүгенге көндә Тикшерү комитеты тоткынның үлеменең сәбәпләрен тикшерә.

Казанның 1нче изоляторында быелның октябрь аенда мәхкәмә карарын көткән тагын бер тоткынны асылынган килеш тапканнар иде.

Татарстан төрмәләрендә 2012 елда кимендә 10 кеше үзләренә кул салды яки үтерелде, дип хәбәр итә колонияләрдә кеше хокуклары торышын күзәтүче җәмәгать комиссиясе вәкилләре.
XS
SM
MD
LG