Accessibility links

Пакстанда кимендә 19 кеше үтерелде


Пакстанда бүгенге шартлау һәм атышларда кимендә 19 кеше һәлак булды. Хыбер виләятенең Җамруд шәһәрендә автобус тукталышы янында бомбалы машина шартлап 16 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады. Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы булмады.

Көньяктагы Куитта шәһәрендә кораллы кешеләр өлкә хакимияте сүзчесен һәм ике полиция хезмәткәрен атып үтерде.

XS
SM
MD
LG