Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Ньютаунда үтерелгәннәрнең туганнары белән очрашты


Барак Обама Ньютаундагы үтереш корбаннарын искә алу җыенында.
Барак Обама Ньютаундагы үтереш корбаннарын искә алу җыенында.

АКШ президенты Ньютаунда күпләп үтерү корбаннарының туганнарына кайгы уртаклашу белдерде һәм Американы үзгәрергә чакырды.

АКШ президенты Барак Обама Ньютаун шәһәрендә узган җомга көнне атып үтерелгән 26 кешене искә алу җыенында чыгыш ясады һәм корбаннарның гаиләләре белән аерым очрашып сөйләште.

Обама үз чыгышында АКШ үз балаларын саклау өчен җитәрлек эшләми һәм Америка корал куллану культурасын үзгәртергә тиеш диде.

Җомга көнге атышта үтерелгән 26 кешенең 20-се алты-җиде яшьлек балалар. Полиция белдерүенчә аларны 20 яшьлек Адам Ланза үтергән. Ланза мәктәпкә ике пистолет, бер мылтык һәм йөзләрчә патрон алып килгән булган. Полиция әйтүенчә, мәктәптәге үтерешкә юнәлер алдыннан Ланза башта үз анасын атып үтергән, мәктәптәге үтереш вакытында коткаручылар килгәч үз-үзенә аткан.

Обама үз чыгышында: “Ньютаунга мин халкыбыз исеменнән кайгыгызны уртаклашырга килдем. Коры сүзләрнең сезнең тирән кайгыгызны каплый алмавын мин бик яхшы аңлыйм, алар сезнең яралы йөрәкләрегезне дә дәвалый алмый”, диде.

Обама дүрт еллык хакимияте чорында моңа охшаш күпләп үтерү корбаннарының туганнары белән очрашуга инде дүртенче мәртәбә килүен әйтте.

Үтереш корбаннары рухына шәм яндырулар
Үтереш корбаннары рухына шәм яндырулар
“Мин президент вазифасына килгәннән бирле без күпләп үтерүдән туганнарын югалтканнарның кайгысын уртаклашырга инде дүртенче мәртәбә киләбез. Үтерештән исән чыкканнар белән дүртенче мәртәбә кочаклашабыз. Корбаннарның гаиләләрен дүртенче мәртәбә тынычландырабыз. Шул очрашулар арасында ил буйлап бетмәс-төкәнмәс атып үтерүләр булды, үтерелүчеләр турында көн саен диярлек хәбәр ителә, аларның күпчелеге балалар, кечкенә шәһәрләрдә дә, зур калаларда да, бар Америка буйлап”, диде Обама.

Обама АКШта корал куллану культурасын үзгәртергә чакырды.

“Моннан ары түзеп тора алмыйбыз. Мондый фаҗигаләр бетәргә тиеш. Алар бетсен өчен безгә үзгәрергә кирәк. Безгә мондый көч куллануларның сәбәпләре катлаулы булуын әйтерләр һәм ул чыннан да шулай. Бернинди канун да, бернинди кануннар тупланмасы да дөньядан золымны юк итә алмый, мәгънәсез көч куллануларны булдырмый кала алмый. Әмма бу чара күрмәүне аклау өчен сәбәп булырга тиеш түгел”, диде АКШ президенты.

Обама мондый үтерешләргә юл куймау өчен өстәмә чаралар тәкъдим итәчәген әйтсә дә, аларга тәфсилләбрәк тукталып тормады.

Үз чыгышын ул үтерелгән унике кызның, сигез малайның һәм алты мәктәп хезмәткәренең исемнәрен атау белән тәмамлады.

Демократ сенатор Дианне Файнштайн Конгресска АКШтагы күпләп үтерүләрдә еш кулланыла торган зур магазинлы коралларны тыю турында канун өлгесе тәкъдим итәчәген белдерде.

Республикан фирканең күп кенә әгъзалары исә коралга ия булу кануннарын кырыслатуга каршы чыгып, кырыслатылган кануннар акылдан шашкан кешеләрне күпләп үтерүләрдән тыелырга мәҗбүр итә алмаячак һәм Америкадагы коралга ия булу иреклекләрен киметәчәк, ди.

Обама Ньютаундагы үтереш корбаннарының туганнары белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00
XS
SM
MD
LG