Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Ньютаундагы үтереш корбаннарының туганнары белән очрашты


Обама Ньютаундагы үтереш корбаннарының туганнары белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

АКШ президенты Барак Обама Ньютаун шәһәрендә узган җомга көнне атып үтерелгән 26 кешене искә алу җыенында чыгыш ясады һәм корбаннарның гаиләләре белән аерым очрашып сөйләште. Обама үз чыгышында АКШ үз балаларын саклау өчен җитәрлек эшләми һәм Америка корал куллану культурасын үзгәртергә тиеш диде. Җомга көнге атышта үтерелгән 26 кешенең 20-се алты-җиде яшьлек балалар. Полиция белдерүенчә аларны 20 яшьлек Адам Ланза үтергән. Ланза мәктәпкә ике пистолет, бер мылтык һәм йөзләрчә патрон алып килгән булган. Полиция әйтүенчә, мәктәптәге үтерешкә юнәлер алдыннан Ланза башта үз анасын атып үтергән, мәктәптәге үтереш вакытында коткаручылар килгәч үз-үзенә аткан. Обама үз чыгышында: “Ньютаунга мин халкыбыз исеменнән кайгыгызны уртаклашырга килдем. Коры сүзләрнең сезнең тирән кайгыгызны каплый алмавын мин бик яхшы аңлыйм, алар сезнең яралы йөрәкләрегезне дә дәвалый алмый”, диде. Обама дүрт еллык хакимияте чорында моңа охшаш күпләп үтерү корбаннарының туганнары белән очрашуга инде дүртенче мәртәбә килүен әйтте. “Мин президент вазифасына килгәннән бирле без күпләп үтерүдән туганнарын югалтканнарның кайгысын уртаклашырга инде дүртенче мәртәбә киләбез. Үтерештән исән чыкканнар белән дүртенче мәртәбә кочаклашабыз. Корбаннарның гаиләләрен дүртенче мәртәбә тынычландырабыз. Шул очрашулар арасында ил буйлап бетмәс-төкәнмәс атып үтерүләр булды, үтерелүчеләр турында көн саен диярлек хәбәр ителә, аларның күпчелеге балалар, кечкенә шәһәрләрдә дә, зур калаларда да, бар Америка буйлап”, диде Обама. Обама АКШта корал куллану культурасын үзгәртергә чакырды. [Associated Press видеосы, инглиз телендә]

XS
SM
MD
LG