Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch Брюссельне Русиягә басым ясарга чакыра


Human Rights Watch исемле халыкара хокук яклау оешмасы Европа Берлеге Русия җитәкчелеге белән бу атнадагы очрашуда Русиядә сүз һәм җыеннар үткәрү иреген, башкача фикерләүчеләрне бастыру тырышлыкларын туктату өчен басым ясарга тиеш, дип белдерде.

Европа Берлегенең югары җитәкчелеге Владимир Путин белән җомга көнне Брюссельдә очрашачак. Human Rights Watchның Европа һәм Үзәк Азия бүлеге башлыгы Һью Уияльямсон Европа Берлеген Русиядә соңгы ярты елда цивиль җәмгыятьне бастыру тырышлыкларының артуына ачык итеп борчылу белдерергә чакыра.

Ул Русиядә чит илдән финансланып хөкүмәттән бәйсез рәвештә эш итүче оешмаларны чит ил агентлары буларак теркәү канунын да, урам җыеннары үткәрү тәртибен бозуда гаепләү нигезендә җәзаларның нык кырыслатылуын да телгә алды.
XS
SM
MD
LG