Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыш бабай бүләккә уенчыкларны кайдан ала?

Кайбер элекке Советлар Берлеге илләрендә Яңа ел бәйрәменә, Христиан илләрендә Раштуага күп кенә балаларга уенчыклар бүләк ителә. Дөньяда җитештерелгән уенчыкларның 75-ләп проценты Кытайда ясала. Андагы күп кенә җитештерү ширкәтләрендә хезмәткәрләр атнасына алты-җиде көн эшли. Эш көне гадәттәгедән озынрак. Бала табучы күп кенә хатыннарга түләүле ял яки бала акчасы бирелми. Уенчык ясау ширкәтләрендә куркынычлы химик матдәләр белән якыннан эш итәргә туры килә. Нәтиҗәдә сәламәтлекләрен югалтучылар, эш урынында җәрәхәтләнүчеләр дә күп була. Алман фотографы Михаель Вольф Кытайда уенчык ясаучы биш ширкәттә булып анда эшләүчеләрнең тормышын сүрәтләүче фотолар төшергән.

XS
SM
MD
LG