Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда яңа конституция турында референдумның икенче туры үтә


Каһирә – Шимбә көнне Мисырда яңа конституция турында референдумның икенче, соңгы туры үтә. Аңа каршы булучылар бу документ исламчы партияләр файдасына, анда христианнарның, башка азчылыкларның һәм хатын-кызларның хокуклары бозыла дип белдерә.

Президент Мөхәммәд Мурси, яңа конституцияне Мисырның демократия юлыннан китүе өчен хәлиткеч адым дип атады.

Җомга көнне Искәндәрия шәһәрендә конституциянең тарафдарлары һәм каршылар арасында чуалышлар булды. Полиция аларга каршы күз яше газын кулланды.

Гайре рәсми мәгълүматларга караганда, 15 декабрьдә үткән беренче турда сайлаучыларның 57% яңа конституцияне хуплап тавыш биргән.
XS
SM
MD
LG