Accessibility links

Чаллыдагы күпбалалы ана акчлык игълан итте


Чаллыдагы биш бала анасы булган Оксана Рыжкова ачлык игълан итте. Рыжкова сүзләренчә, инде аның ике баласының үз балалары булуы сәбәпле, хөкүмәт аңа субсидия бирүдән баш тарта. Ул хәзер биш түгел, ә өч бала анасы булып санала. Алар тулай торактагы бер бүлмәдә яши.

Рыжкова берничә тапкыр җирле хакимияткә дә мөрәҗәгать итте, Мәскәү һәм Казанда протест чаралары уздырды. Хәтта ачлык та игълан итте. Әмма берни булышмады. Оксана сүзләренчә, аны хәтта психиатрия хастаханәсенә дә салырга тырышканнар.
XS
SM
MD
LG