Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин “Ятим балалар турындагы” канунны имзалады


Түбән Новгородтагы ятим балалар
Түбән Новгородтагы ятим балалар
Русия президенты Владимир Путин, алдан дума һәм федерация шурасы хуплаган, “Ятим балалар турындагы” канунны имзалады.

Президентның кеше хокуклары шурасы бу канундагы җитешсезлекләрне күрсәтеп Путинга мөрәҗәгать җибәрде. “Без президентка, канундагы Конституциягә туры килмәгән бөтен маддәләрне күрсәтеп үзебезнең нәтиҗәне җибәрдек”, дип белдерде әлеге шура башлыгы Михаил Федотов.

Пәнҗешәмбе көнне элекке финанс министры Алексей Кудрин җитәкләгән ватандашлык инициативасы комитеты да Путиннан бу канунны кире кагарга чакырган иде. Мөрәҗәгатьтә, асрамага бала алу канунына үзгәрешләр “кертергә ярамый” һәм русияле балаларга зыян гына китерәчәк, диелә.

Путин имзалаган документ АКШ ватандашларына русияле ятимнәрен асрамага алуны һәм шулай ук Русиядә АКШ финанслаган, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән коммерциясез оешмаларның эшчәнлеген тыя.
XS
SM
MD
LG