Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге очкыч казасында ике кеше һәлак булды


Мәскәүнең “Внуково” һава аланында Чехиядән килгән Ту-204 очкычы төшеп утыру юлыннан чыгып берничә кисәккә сынды һәм янды.

Ике кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Шаһитләр әйтүенчә, очкыч һава аланыннан машиналар йөри торган юлга кадәр чыккан һәм шул сәбәпле машина хәрәкәте туктап калган.

Юлдагы тыгын сәбәпле ашыгыч ярдәм машиналары да тиз арада килеп җитә алмаган.

Шаһитләрдән алынган бу мәгълуматны рәсмиләр әлегә расламады.
XS
SM
MD
LG