Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта интернетның 30 еллыгы билгеләнә


Яңа елның беренче көнендә АКШта интернет эшли башлавының 30 еллыгы билгеләнә. Дөньякүләм мәгълүмат челтәренә нигез салучыларның берсе Винтон Серф сүзләренә караганда, 1983 елның 1 гыйнварыннан элек аерым эшләгән радио һәм мобиль элемтәгә нигезләнгән өч систем берләштерелү нәтиҗәсендә мәгълүматне бер стандарт маршрут белән күчерү һәм уртаклашу мөмкинлеге туган.

Серф һәм Роберт Кан виртуаль дөньяда аралашу турында теоретик хезмәтне 1973 елда ук язган булган.

"Кешеләрнең башкаларга файда китерә торган мәгълүматне уртаклашу теләге шул кадәр зур булуы шаккатыра", ди Серф.

Бүгенге көндә, Серф сүзләренә караганда, җир шарында яшәгән җиде миллиард кешенең өч миллиарды интернетка керә. Серф үзе бүгенге көндә Google ширкәтендә эшли.
XS
SM
MD
LG