Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты "финанс упкынга төшмәү" канунын имзалады


Ак Йорт АКШ президенты Барак Обама салымнарны арттыру һәм чыгымнарны киметүне булдырмау, халык телендә "финанс упкынга төшмәү" турындагы канунны имзалады, дип хәбәр итте.

Гыйнварның 1дә парламентта кабул ителгән әлеге канун бай американнар өчен салымнарны арттыра, урта хәллеләрнең салымнарын элеккечә калдыра. Салымнарны халыкның барлык катламнары өчен дә арттыру АКШ икътисадының яңадан бөлгенлеккә таба борылуын күрсәтәчәк, дигән иде икътисадчылар.
XS
SM
MD
LG