Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла президенты Уго Чавесның операциядән соң хәле начарланды


Венесуэла хөкүмәте президент Уго Чавесның үпкәсендә инфекция, дип хәбәр итте.

58 яшьлек Чавеска кабат яман шешкә операция ясалды.

"11 декабрь булган операциядән соң Чавесның хәле начарланды, аның үпкәсендә чир табылды. Сулыш юлларына зыян килү сәбәпле президент дәвалануны дәвам итәчәк", дип белдерде илнең Мәгълүмат министры телевидениедә ясаган чыгышында.

Президентка соңгы 18 айда инде дүрт операция ясалды. Чавес октябрь аенда яңа алты еллык мөддәткә сайланды. Ике ай узгач ул яңадан яман шеш авыруыннан дәвалана башлавы турында игълан итте. Аның 11 декабрь узган операциядән халык алдына чыкканы булмады.

Оппозиция Чавесның хәле турында дөрес мәгълүмат таләп итә. Хөкүмәт вәкилләре президентның үз аңында булуын һәм хастаханәдә дә эшен дәвам итүен белдерә. Аның президент антын китерү тантанасы 10 гыйнварга билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG