Accessibility links

Уфада дөнья хоккей беренчелегендә АКШның яшьләр такымы җиңде


АКШ - беренче, Швеция - икенче, Русия - өченче
АКШ - беренче, Швеция - икенче, Русия - өченче
Уфада узган яшь такымнар арасындагы дөнья хоккей беренчелегендә АКШ такымы финал уенда Швецияне җиңеп чемпион булды. Уен 1:3 исәбе белән тәмамланды.

АКШ такымы капкачысы Джон Гибсон беренчелекнең иң оста хоккейчысы дип танылды.

Русия Канаданы җиңеп өченче урынга чыкты.

Кичә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов чемпионатның рәсми затлары хөрмәтенә мәҗлес оештырды. Чарага Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель, Русия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм башка кунаклар чакырылган иде.
XS
SM
MD
LG