Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәһлидә 23 яшьлек кызны көчләүчеләр мәхкәмә каршына басты


Бүген Дәһлидә 23 яшьлек кызны көчләү һәм үтерүдә гаепләнгән биш кеше мәхкәмә каршына басты. Матбугат чаралары вәкилләре мәхкәмә бинасына кертелмәде.
Хөкемдар утырышта тәртип урнаштыра алмау сәбәпле, тыңлаулар кичектерелгән иде.

Гаепләнүче биш кешегә үлем җәзасы яный. 17 яшьлек алтынчы шикләнелүчегә утырыш яшүсмерләр өчен аерым мәхкәмәдә узачак.

Медицина институтында белем алучы кызга һөҗүм 16 декабрь көнне була. Бер атнадан соң ул Сингапур хастаханәсендә вафат була.Әлеге хәл илдә зур ризасызлык тудырды. Халык хакимияттән көчләүчеләр өчен җәзаны арттыруны һәм хатын-кызлар иминлеген тәэмин итүгә чаралар күрүне таләп итеп протест чараларына чыкты.
XS
SM
MD
LG