Accessibility links

Япония саклану өлкәсенә чыгымнарны арттыра


Япония соңгы 11 елда беренче тапкыр саклану өлкәсенә чыгымнарны арттырды. Илнең хәрби идарәсе быел өстәмә тагын ике миллиард доллар алачагын әйтте. Бу акчалар ракеталар, боралаклар һәм һөҗүм очкычлары өчен тотылачак.

Япониянең яңа премьер-министры Синдзо Абэ атна башында Кытай белән бәхәсле Көньяк-Кытай диңгезе утраулары низагы сәбәпле саклану өлкәсенә бюджетны арттырырга җыенуын әйткән иде.

Токио шулай ул декабрьдә Пхеньянның ракета җибәрүенә борчылу белдергән иде.

XS
SM
MD
LG