Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы һөҗүмнәрдә 20ләп кеше үлде


Гыйракның төньягы һәм Багдадта бүген булган һөҗүмнәрдә кимендә 23 кеше һәлак булды. Киркук каласында ике машина шартлап 16 кеше үлде, 190лап кеше яраланды.

Беренче машинаны җирле җитәкче Массуд Барзанинең Көрдистан демократик партиясе урнашкан бина янында интихарчы шартлаткан. Икенчесе соңырак шуның янында шартлаган.

Киркуктан 75 чакрымдагы Тоз Хормату шәһәрендә интихар һөҗүмендә ике кеше үлгән, 26 кеше яраланган. Багдадта булган өч аерым һөҗүмдә өч кеше һәлак булды.

Нефть чыгарылган Киркук якларында гарәпләр, көпдләр һәм төрекмәннәр яши. Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны әле беркем дә үз өстенә алмады.
XS
SM
MD
LG