Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда боралак төшеп җимерелүдән ике кеше һәлак булды


Бүген Лондон үзәгендә боралак казасында ике кеше һәлак булды һәм 13 кешегә яраланды. Яраланган алты кеше хастаханәгә салынган. Берсенең хәле бик авыр дип хәбәр ителә.

Күз күреме начар булганга боралак төзелеш кранына эләгеп җиргә егылып төшкән һәм аңа ут капкан. Беренче мәгълүматларга күрә, анда бер очучы гына булган.

Полиция әлеге хәлне террор гамәле буларак тикшерүгә сәбәп юк, дип белдерә. Боралак йөртүче күз күреме начар булганга очу юлын үзгәртеп төшүгә рөхсәт сораган булган.
XS
SM
MD
LG