Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Ихлас мәчетендә тоткарланганнар 5-7 тәүлеккә иректән мәхрүм ителә


Әл-Ихлас мәчетен бетон койма белән ябалар
Әл-Ихлас мәчетен бетон койма белән ябалар
Казанның Мәскәү район мәхкәмәсе кичә Әл-Ихлас мәчетендә тоткарланган мәчет имамы Рөстәм Сафинга һәм тагын сигез мөселманга карата административ гаепләүләр нигезендә хөкем карары чыгарды.

Кичә иртән мәчеткә ОМОН көчләре килеп мәчеттән чыгарга теләмәгән мөселманнарны тоткарлаган һәм мәчет бетон коймалар белән әйләндереп алынган иде.

Мәхкәмә җиде кешене биш-җиде көнгә, шул исәптән имам Сафинны биш тәүлеккә, мәчетнең хакимият белән эш итү вәкиле Тәүфик Васильевны җиде тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Моннан тыш тагын ике кешегә 500 һәм 1000 сум штраф җәзасы билгеләнде.

Элегрәк мәхкәмә Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсендә яшәүче мөселманнар көче белән төзекләндерелгән мәчетне алардан алып Татарстан мөселманнары диния идарәсе карамагына күчерү турында карар чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG